«Ышаныч» үзәгендә саф һавада дәрес оештырдылар

2025 елның 17 декабре, чәршәмбе

Көндезге эш белән тәэмин итүне оештыру, Идел буе федераль округының «Менталь сәламәтлек» программасын тормышка ашыру кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә спорт чарасы оештырылды.

Чараны тәҗрибәле инструктор Фәнзилә Сметанина җитәкләде. Дәреснең практик өлеше разминкадан башланды. Яшьләр тырышып инструктор артыннан күнегүләрне кабатладылар.

Бу чара тернәкләндерү программасының мөһим өлешенә әверелде һәм тәрбияләнүчеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту өчен заманча һәм кулай ысулларны актив кертү дәлиле булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International