Бармак гимнастикасы өлкән яшьтәге кешеләрнең халәтенә уңай йогынты ясый

2025 елның 18 декабре, пәнҗешәмбе

Ютазы районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өлкәннәр белән эшләү буенча төрле социаль технологияләр кулланыла: арт-терапия, гарденотерапия, хатирәләр терапиясе, музыка терапиясе.

Социаль хезмәткәр Анфиса Кадырова өйдә хезмәтләр алучы, махсус хәрби операциядә катнашучының әнисе Галия Макарованы бармак гимнастикасы белән шөгыльләнү процессына тарта. Бу кулларның, бармакларның хәрәкәтчәнлеген сакларга һәм яхшыртырга мөмкинлек бирә.

«Нейробиологлар һәм психологлар раславынча, өлкән яшьтәге кешенең психик сәламәтлеге аның вак моторикасының ни дәрәҗәдә үсеш алуына бәйле. Ул никадәр яхшы булса, баш миенең бүлекләре шулкадәр яхшырак эшли, аларга безнең хәтер һәм сөйләм бәйле», – дип сөйли белгеч.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International