18 декабрьдә Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре балалар иминлеген тәэмин итүнең региональ системасын үстерү буенча чаралар комплексы кысаларында өлкәннәр өчен тренинг үткәрделәр. Чара аралашуны яхшыртуга, гаилә әгъзалары арасында ышанычны ныгытуга юнәлдерелгән иде.
Тренинг кысаларында катнашучылар трансформацион уен уйнадылар, бу гаиләдәге хисләрне һәм рольләрне тирәнрәк аңлауга ярдәм итте. Уен вакытында ата-аналар үзләренең хис-кичерешләрен һәм гаиләдәге рольләрен аңлауга юнәлдерелгән биремнәрне үтәделәр, үз-үзләрен белдерүгә комачаулаучы эчке блокларны тикшерделәр. Катнашучылар шулай ук үзләренең шәхси кичерешләре белән уртаклаштылар һәм якыннары белән аралашуның яңа ысулларын таптылар.
Катнашучылар мондый очрашуларның гаилә тормышының сыйфатын яхшырту һәм өйдәге эмоциональ климатны яхшырту өчен мөһимлеген билгеләп үттеләр.