Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә рәсем ясау буенча иҗади мастер-класс узды.
Дәрес һәвәскәр рәссам, Россия акварелистлар берлеге һәм Татарстан рәссамнар берлеге әгъзасы Эльвира Исанбердина җитәкчелегендә узды. Аның көндезге тору бүлеге белән дуслыгы һәм хезмәттәшлеге инде өч ел дәвам итә. Бу юлы кунак катнашучылар өчен үзенчәлекле сюрприз – зур бәйрәм торты әзерләде.
Мастер-класс Яңа ел открыткасы ясауга багышланган иде. Иҗат процессы барлык катнашучыларны берләштерде, бәйрәм алды кәефе бүләк итте.
Очрашу чәй эчү белән тәмамланды.