Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендәге «Без бергә» клубында «Минем дөньям – күңел көзгесе» дигән темага психологик дәрес узды. Дәреснең төп максаты күңел тигезлеген җайга салу һәм катнашучыларның яңа файдалы күнекмәләр алуыннан гыйбарәт иде.
Психолог Гүзәл Минһаҗева катнашучыларга төрле тренинг күнегүләрендә катнашырга тәкъдим итте. Психоэмоциональ халәткә уңай йогынтысы белән танылган мандала-терапия басылган хис-кичерешләрне белдерергә, эчке конфликтларны хәл итәргә һәм эчке гармония тойгыларына ирешергә мөмкинлек бирде.
Очрашуның йомгаклау этабында катнашучылар үзләренең тәэсирләре һәм хис-кичерешләре белән уртаклаштылар.
Шулай итеп, чара шәхес потенциалын ныгыту һәм һәр катнашучының тормыш сыйфатын яхшырту өчен нәтиҗәле коралга әверелде.