12–14 декабрьдә Әлмәттә «Снежность» балалар хәйрия театр фестивале узды. Чарада авыр тормыш хәлендә булган гаиләләрдәге балалар, шулай ук «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә социаль хезмәт алучы мөмкинлекләре чикләнгән балалар катнашты.
Фестиваль социаль инвестор Андрей Комаров инициативасы белән оештырылды. Чараның максаты балаларны сәнгать дөньясына җәлеп итү һәм үсеп килүче буында рухи-әхлакый кыйммәтләр формалашуга ярдәм итү булды.
Алдагы еллардагы кебек үк, спектакльләр башланыр алдыннан әйдәп баручы балалар нәшриятларыннан китаплар уйнатылды.
Шулай итеп, «Снежность» фестивале балаларга сәнгать белән ләззәтләнергә мөмкинлек биреп кенә калмады, җәмгыятьтә хәйриячелекнең берләшүенә һәм үсешенә дә ярдәм итте.