Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм» региональ чаралар комплексын гамәлгә ашыруда катнаша.
Хәйриячеләр төркеме (Оксана һәм Марат Арслановлар, Ирина Першина, Сергей, Руфина һәм Азат Вергасовлар, Валерий Алейников, Александр Кетов) сәламәтлекләре мөмкинлекләре чикләнгән балаларга онытылмаслык тәэсирләр бүләк иттеләр. Удмуртиянең Грахов районы Котловка авылындагы убырлы карчык резиденциясенә сәфәр оештырылды.
Резиденциядә балалар әти-әниләре белән тылсымлы әкият дөньясына чумдылар. Алар шулай ук мастер-класста катнаштылар. Һәр бала татлы бүләк алды.