Көндезге тору төркемендә катнашучыларны Яңа ел салаты әзерләргә өйрәттеләр

2025 елның 15 декабре, дүшәмбе

Оливье – традицион Яңа ел салаты, аны күпләр ярата. Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең «Юлдаш» көндезге тору төркемендә булган яшьләр өчен бу салатны әзерләү буенча кулинария мастер-классы үткәрелде.

Чара продуктлар һәм инструментлар әзерләүдән башланды. Яшелчәләрне һәм казылыкларны кисү техникасына аерым игътибар бирелде. Процесста һәркем актив катнашты, барысы да тәэсирләре һәм киңәшләре белән уртаклашты. Эшне гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече Гөлнара Фәйзиева тикшереп торды.

Очрашу әзерләнгән салатны татып карау белән тәмамланды. Мондый чаралар күрсәткәнчә, кулинария дөньясы, физик мөмкинлекләренә карамастан, һәр кешегә ачык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International