2025 елның 7 июленнән 19 октябренә кадәр Ярославль өлкәсендә «Россия аталары» бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең төбәк бүлеге белән берлектә «ЯрПАПА шагает по стране 2025» гаилә видеороликлары бөтенроссия конкурсы уздырылды.
Чарада Арча районы «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсеннән балигъ булмаган Жасурбек Мирзакасимов та катнашты. Ул «Кухняда шеф» номинациясендә II дәрәҗә диплом, медаль һәм бүләккә лаек булды.