Инвалидлар декадасы кысаларында Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында «Ленок» рус халык ансамбле һәм «Шапчак» чуваш халык ансамбле артистлары булды. Коллективлар патриотик тематикалы музыкаль әсәрләр, лирик һәм халык җырларын башкардылар.
Шулай ук инвалидлар декадасында интернат-йортта «Безнең белән бергә ярыш» дип аталган спорт эстафетасы узды. Чара, төрле яшьтәге һәм мөмкинлекләрдәге катнашучыларны берләштереп, чын спорт һәм дуслык бәйрәменә әверелде.