Бүген Әлмәт районында балигъ булмаган балалар тәрбияләүче гаиләләргә алимент түләтү мәсьәләләре буенча бердәм хокукый ярдәм көне узды.
Кабул итүне район башкарма комитетының «Опека» идарәсе әйдәүче белгече Хәмидә Салиева, суд приставы-башкаручы Регина Маркова, Әлмәт шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәгенең эшкә урнаштыру бүлеге начальнигы Диләрә Матвеева, «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге юрисконсульты Светлана Бородинова алып барды.
Чара барышында өч гаиләгә хокукый консультация бирелде һәм алдагы гамәлләре буенча аңлатмалар бирелде.