3 декабрьдә Арча районы «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Теддида кунакта» уен бүлмәсенә нигез салучы белән берлектә матур һәм мавыктыргыч балалар бәйрәме оештырдылар.
Балалар тәҗрибәле һәм энергияле аниматорлар җитәкләгән күңелле уеннарда, дәртле биюләрдә һәм мавыктыргыч конкурсларда бик теләп катнаштылар. Бәйрәм чәй эчү белән тәмамланды.
Чара ел саен үткәрелә торган #ЮмартСишәмбе хәйрия акциясе һәм инвалидлар декадасы кысаларында узды.
Бәйрәмне оештыруда һәм уздыруда «Теддида кунакта» уен бүлмәсенә нигез салучы Фирзәр Хәйруллин, «GRAND-праздник» бәйрәмнәр агентлыгы җитәкчесе Ризәлә Кәшафетдинова, «Точка Вкуса Роллы» ризык китерү хезмәте хуҗасы Азат Сәләхов булышты.