Сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Игелек нурлары» чарасы яшүсмерләр-яшьләр клубында узды. Бәйрәмне район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Артем Макаров ачып җибәрде, ул балаларга һәм аларның гаиләләренә сәламәтлек, мәрхәмәтлек һәм могҗизаларга ышаныч теләде. Җылы сүзләргә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге мөдире Эльвира Сафиуллина да кушылды.
Кунаклар өчен Югары Ослан балалар сәнгать мәктәбе укучылары зур булмаган, әмма матур концерт программасы әзерләгәннәр иде. Концерттан соң балалар өчен мавыктыргыч мастер-класслар оештырылды.