«Хыял» социаль приюты сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен нәтиҗәле формалаштыра

2025 елның 8 декабре, дүшәмбе

Аксубай районындагы балалар һәм яшүсмерләр өчен «Хыял» социаль приюты «Россиянең югары социаль нәтиҗәлелек оешмасы» конкурсында «Җитештерү өлкәсе булмаган оешмаларда сәламәт яшәү рәвешен формалаштырган өчен» номинациясендә икенче урынны алды.

Бүләкләү тантанасы Мәскәүдә Бөтенроссия кадрлар форумы мәйданчыгында узды. Җиңүчеләрне һәм призерларны вице-премьер Татьяна Голикова, Россиянең хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков, РСПП вице-президенты Виктор Черепов һәм ФНПР рәисе урынбасары Нина Кузьмина котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International