Алабуга районындагы «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә мавыктыргыч чара узды. «Эссен Продакшн АГ» АҖ ярдәме белән тернәкләндерүчеләр өчен интерактив форматта уен оештырылды.
Дүрт команда эрудициядә көч сынашты, төрле форматтагы мавыктыргыч биремнәрне чиште. Балалар инициатива күрсәттеләр һәм шул ук вакытта бер-берсенең версияләрен хөрмәт белән тыңладылар. Катнашучылар бик яхшы команда эшен, белемнәрен һәм гаҗәеп тапкырлыкларын күрсәттеләр.
Чараның мәртәбәле кунаклары арасында Алабуга шәһәр советы депутатлары Роман Есаулов һәм Илдар Галиев бар иде. Алар уенда катнашучыларга теләкләр белән мөрәҗәгать иттеләр һәм лаеклы бүләкләр тапшырдылар.