Казанда инвалидларга комплекслы ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча конференция узды

2025 елның 11 декабре, пәнҗешәмбе

10 декабрьдә Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Татар төбәк оешмасы мәдәни-спорт тернәкләндерү комплексы мәйданчыгында «Тигез мөмкинлекләр җәмгыяте: инвалидларга комплекслы ярдәм» республика конференциясе булды.

Чарада хакимият органнары вәкилләре, экспертлар, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре, социаль яклау, мәгариф, медицина, мәдәният һәм спорт өлкәсендәге белгечләр катнашты. Мәртәбәле кунаклар арасында Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Адель Мөбәрәкшин, Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Татар төбәк оешмасы рәисе Владимир Федорин бар иде.

Конференция барышында катнашучылар инвалидлар өчен тигез мөмкинлекләр тәэмин итүгә бәйле мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Сәламләү сүзләре профильле ведомстволар, шулай ук иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре һәм вәкилләреннән яңгырады.

«Бүген республикада инвалидларга комплекслы ярдәм күрсәтүнең заманча системасы формалаша. Безгә төбәкнең инклюзив потенциалын үстерү өчен көчебезне берләштерергә, инвалидлар үзләрен тормышның барлык өлкәләрендә дә тормышка ашыра алсын өчен эшләнгән карарлар белән уртаклашырга кирәк», – дип билгеләде Адель Мөбәрәкшин.

Конференция тәҗрибә уртаклашу, яңа чишелешләр эзләү өчен мөһим мәйданчык булды һәм киң җәмәгатьчелекнең игътибарын инклюзия һәм Татарстанда инвалид кешеләргә ярдәм итү мәсьәләләренә юнәлтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International