Алабуга интернат-йортында яшәүчеләргә МАХ кушымтасы турында сөйләделәр

2025 елның 10 декабре, чәршәмбе

Инвалидлар декадасы кысаларында Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында Алабуга шәһәрендәге КФҮ бүлеге хезмәткәрләре мәгълүмати-аңлату сәгате үткәрде.

КФҮ белгечләре күп функцияле үзәк эше турында сөйләделәр, гражданнарның муниципаль һәм дәүләт хезмәтләрен күрсәтүгә кагылышлы сорауларына җавап бирделәр. Яңа сервиска – МАХ кушымтасына аерым игътибар бирделәр. Ул, хәбәрләр алмашудан һәм тавыш элемтәсеннән тыш, электрон дәүләт хезмәтләре алырга, шәхесне таныкларга, түләүләр һәм башка функцияләрне башкарырга мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International