5 декабрьдә IV Республика инклюзив балы булып узды.
Чарада катнашучыларны һәм кунакларны Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Адель Мөбәрәкшин сәламләде. Ул барысына да бетмәс-төкәнмәс энергия һәм киләчәктә уңышлар теләде.
«НеЗаМи» ансамбле вәкилләре Владимир Ненастин, Булат Миңнуллин, Диләрә Җәләлиева, хореографлар һәм чараны оештыруга өлеш керткән кешеләр намуслы хезмәтләре, мәдәни-массакүләм чаралар үткәргәндә нәтиҗәле хезмәттәшлекләре өчен Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының рәхмәт хатларын алдылар.
IV Республика инклюзив балының видеотрансляциясен түбәндәге сылтама буенча карарга мөмкин: https://vk.com/wall-212683356_328.
Фото авторы: Олег Каракулов, «Э-моция»