Тукай районында хәйрия марафоны оештырылды

2025 елның 5 декабре, җомга

Ел саен Тукай муниципаль районында «Яхшылык эшлә» марафоны уза. Чараның төп максаты – тормыш кыенлыклары белән очрашкан һәм сәламәтлекләре белән проблемалары булган мохтаҗ район халкына һәрьяклап ярдәм күрсәтү.

Инициативада катнашып, һәр район кешесе изге эшкә үз өлешен кертә. «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре дә читтә калмый. Алар мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарның, шул исәптән социаль хезмәтләр алучыларның иҗади эшләре күргәзмәсен оештыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International