Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы Наталья Емельянова «Бәхетле гаилә әлифбасы» клубы очрашуын оештырды. Катнашучылар катлаулы социаль хәлдә калган гаиләләр вәкилләре булды. Чараның максаты балалар һәм ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләрне яхшыртудан гыйбарәт иде.
Очрашу барышында психолог катнашучыларга үз әти-әниләре турындагы хатирәләре белән уртаклашырга тәкъдим итте. Үз-үзеңне тотуның тискәре модельләре кабатланмасын өчен, Наталья Емельянова катнашучыларга махсус күнегүләр тәкъдим итте.
Чара тәэсирләр алмашу белән тәмамланды. Катнашучыларның үзгәрешләргә омтылышын хуплап, психолог һәр катнашучыга ышаныч телефоны номеры белән белешмәлек әзерләгән иде.
Очрашу «2024–2025 елларга балалар иминлеген тәэмин итүнең төбәк системасын үстерү» юнәлеше буенча чаралар комплексын гамәлгә ашыру кысаларында уздырылды.