2 декабрьдә Яр Чаллыда «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге белгечләре «Камаз» мәдәният сарае базасында кулдан эшләнгән әйберләр күргәзмәсе оештырды. Чара җәмәгатьчелек игътибарын мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең проблемаларына җәлеп итүгә юнәлдерелгән.
Күргәзмәдә төрле юнәлешләрдә һәм техникада эшләнгән декоратив-гамәли сәнгатьнең төрле эшләнмәләре тәкъдим ителде. Катнашучылар оештыручыларга яхшы кәеф һәм кунакчыллыклары өчен зур рәхмәт белдерделәр.
Чарада биш кеше катнашты.