Минзәлә интернат-йортында инвалидлар декадасы уза

2025 елның 3 декабре, чәршәмбе

1 декабрь көнне Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында инвалидлар ункөнлеген ачу тантанасы булды. Чарада Минзәлә муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Нэля Бикеева катнашты.

Район мәдәният сарае артистлары әзерләгән «Без бергә» концерт программасы социаль хезмәт алучыларның күңелләрен күтәрде. Алар интернат-йортта яшәүчеләргә матур музыкаль номерлар бүләк иттеләр.

Инвалидлар декадасы кысаларында интернат-йортта Балалар иҗат йорты педагоглары фигуралар буяу буенча мавыктыргыч мастер-класс үткәрделәр. Чара өлкәннәрне һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне иҗатка җәлеп итүгә, шулай ук уңайлы һәм ярдәмчел атмосфера булдыруга юнәлдерелгән иде.

Мондый инициативалар физик һәм психологик сәламәтлекне ныгыту, катнашучыларның социаль адаптациясен һәм үз-үзләрен бәяләвен күтәрү өчен бик мөһим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International