Хәрәкәт – сәламәтлеккә юл

2025 елның 4 декабре, пәнҗешәмбе

Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр инвалид спортчылар, шул исәптән ишетү буенча инвалидлар һәм күрү буенча инвалидлар арасында спартакиадада катнаштылар.

Алар урыннан озынлыкка сикерү, яткан килеш кулларны бөгү-җәю, кул көрәше кебек дисциплиналарда көч сынаштылар.

Интернат-йортта яшәүчеләр генә түгел, башка катнашучылар да лаеклы ярыштылар. Алар арасында 71 яшьлек Нурислам Мөбәрәкшин да бар. Үзенең яшенә карамастан, ул үзеннән күпкә яшьрәк көндәшләре белән ярышырга курыкмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International