«Яңарыш» тернәкләндерү үзәгендә концерт узды

2025 елның 4 декабре, пәнҗешәмбе

Инвалидлар декадасы кысаларында һәм композитор Владимир Шаинскийның тууына 100 ел тулу уңаеннан Бөгелмә районында «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә концерт программасы белән 2 нче балалар музыка мәктәбе укучылары булды.

Тәрбияләнүчеләр таныш җырларны башкарган яшь артистларга кушылып җырладылар, кул чаптылар. Концерт музыка бәйрәме генә түгел, аеруча игътибар һәм кайгыртучанлык кирәк булган балалар өчен мөһим ярдәм һәм илһам чарасы да булды.

Концерт чыгышларында катнашу балаларны музыка һәм сәнгать өлкәсендә алга таба үсешкә рухландыра, шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән балаларның җәмгыятькә интеграциясенә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International