Бүген Казанда XVIII «Кулга кул тотынышыйк, дуслар!» республика фестиваленең гала-концерты узды. Ул сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән катнашучыларның иң яхшы иҗади номерларын җыйды.
Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Адель Мөбәрәкшин чарада катнашучыларны сәламләде һәм үз хезмәтләре белән үзенчәлекле кешеләрнең иҗади потенциалын ачуда ярдәм итүче педагогларга һәм остазларга рәхмәт хатлары тапшырды.
Чара барлыгы 600ләп катнашучыны берләштерде. Сәхнәдә конкурсның 200 финалисты чыгыш ясады.