Арча үзәк китапханәсендә балигъ булмаганнар өчен «Хокук турында һәркем белергә хокуклы» дигән хокукый дәрес үткәрелде.
«Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге мөдире, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе әгъзасы Нурсөя Дәүләтшина балалар белән файдалы әңгәмә үткәрде. Ул үз гамәлләреңә аңлы рәвештә якын килүнең мөһимлеген ассызыклады, һәр хокукның җәмгыять һәм әйләнә-тирәдәгеләр алдындагы җаваплылыкка бәйле булуын аңлатты. Киберкуркынычсызлык һәм Интернетта шәхси мәгълүматларны яклауга аерым игътибар бирелде.
Дәрес азагында викторина үткәрелде, шулай ук барлык катнашучыларга бала хокуклары турында мәгълүмат һәм хокукый ярдәм күрсәтүче хезмәтләр контактлары язылган буклетлар тапшырылды.