Актив озын гомерлелек принципларын гамәлгә ашыру һәм көндезге эш белән тәэмин итүне оештыру кысаларында Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында «Ярма терапиясе» технологиясе буенча дәресләр уза.
Ярма терапиясе – организмның когнитив һәм хәрәкәт функцияләрен нормальләштерүгә юнәлдерелгән төрле ярмалар белән акт-терапевтик эшнең традицион булмаган формасы. Мондый шөгыльләр бик файдалы: ярмаларны барлау кулларның вак моторикасын үстерергә ярдәм итә, кан тамырларының кан әйләнешен яхшыртырга мөмкинлек бирә. Бармакларны күнектерү көндәлек тормышта элементар гамәлләр башкарырга ярдәм итә: төймәләрне каптырырга, ризык әзерләргә һ.б. Өлкән яшьтәге кешеләрдә вак моториканың саклануы сөйләм һәм интеллектның саклануына ярдәм итә.
Чираттагы дәрестә күбәләкләр ясадылар. Мондый дәресләр гади һәм бик файдалы.