Лениногорскида ата-аналар һәм балалар гаилә остаханәсендә шөгыльләнәләр

2025 елның 28 ноябре, җомга

Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен «Гаилә остаханәсе – чүлмәкчелек эше» проекты буенча дәресләр уза.

Дәресләр балалы гаиләләрнең финанс яктан мөстәкыйльлеккә ирешү өчен потенциалын үстерүгә юнәлдерелгән. Узган дәрестә катнашучыларга табигый материалның үзлекләре һәм әвәләп ясауның төп алымнары турында искә төшерделәр. Белгечләр җитәкчелегендә гаиләләр киләчәктә сатуга куярга мөмкин булган балчык тәлинкәләр ясады.

Белгечләр даими иҗади очрашулар балалар һәм ата-аналар мөнәсәбәтләрен ныгытуга һәм практик күнекмәләр булдыруга ярдәм итәр дип ышана. Киләчәктә әзер әйберләрне сату өчен ярминкәләр уздыру планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International