Социаль хезмәтләр алучылар өчен бәйрәм алды мастер-класслары үткәрелә

2025 елның 28 ноябре, җомга

Яңа ел алдыннан Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәге белгече Венера Гарифуллина социаль хезмәтләр алучылар өчен Яңа ел уенчыклары ясау буенча мастер-класс оештырды.

«Соңгы вакытта фоамираннан чыршы бизәү әйберләре ныклыгы һәм формасын саклап калу сәләте аркасында популярлык казана. Сакчыл караш булганда, алар берничә ел сөендерә алалар», – дип сөйләде катнашучыларга белгеч.

Катнашучылар фоамиранның төрле төрләре, аннан уенчыклар ясау технологияләре белән таныштылар, шулай ук эш барышында уңай хис-кичерешләр алдылар. Мастер-класста катнашу социаль хезмәтләр алучыларга креатив фикерләүне, иҗади сәләтләрне үстерергә мөмкинлек бирде. Моннан тыш, дәрес тырышлык, пөхтәлек, вак-төяккә игътибарлылык һәм башлаган эшне төгәлли белү кебек мөһим сыйфатларны үстерүгә ярдәм итте, шулай ук кулларның вак моторикасын яхшыртты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International