«Изгелек» тернәкләндерү үзәгендә «Җиңү тизлеге» дәресе узды

2025 елның 27 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәтләр алучылар белән «Җиңү тизлеге» дип аталган тренажерларда кардиоразминка уздырдылар. Чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган иде.

Дәреснең максаты – тренажерларда дәресләр үткәреп, катнашучыларның физик активлык дәрәҗәсен күтәрү.

Чара ДФК инструкторы җитәкчелегендә узды һәм берничә этаптан торды. Программаның төп өлеше төрле тренажерлардагы кардионагрузкалардан торды. Дәреснең соңгы өлеше сулыш күнегүләрен һәм релаксация элементларын үз эченә алды.

Чарада алты кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International