«Яңарыш» үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен файдалы дәрес үткәрелде

2025 елның 25 ноябре, сишәмбе

24 ноябрь көнне «Гастрономик культура» программасын гамәлгә ашыру кысаларында Бөгелмә районының «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә ашханә этикеты күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән «Могҗизалар кыры» уены узды.

Балалар савыт-саба төрләре һәм аны куллану үзенчәлекләре белән таныштылар, сүзлек запасын киңәйттеләр, өстәлне сервировкалау кагыйдәләрен белделәр һәм «Кунаклар көтәбез» рольле уенда сервировка этапларын ныгыттылар. Чара тастымал бөкләү буенча мастер-класс белән тәмамланды.

Мондый дәресләр этикетка һәм тәртипкә мәхәббәт тәрбияләп кенә калмый, балада ышаныч, өстәл артында үзеңне матур һәм дөрес тотарга омтылыш формалаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International