Идел буе федераль округының «Менталь сәламәтлек» проекты кысаларында Бөгелмә районының «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә менталь тайпылышлары булган балалар өчен «Яхшы кәеф» имаго-тренингы уздырдылар.
Имаго-тренинг – образ, театральләштерү аша баланы үстерүгә юнәлдерелгән актив укыту методы. Тренинг барышында балалар теләктәшлек күрсәтергә өйрәнделәр, үз кичерешләре һәм кәефләрен ничек яхшыртырга икәнлеге белән уртаклаштылар. Чара яраткан мультфильмны карау белән тәмамланды.
Имаго-тренинг, балаларны оялтмыйча һәм җәрәхәтләмичә, аларга өлкәннәргә аларны нәрсә борчыганы турында сөйләргә, кирәкле ярдәм алырга мөмкинлек бирде.