Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм җыюда актив катнаштылар.
«Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» акциясе барышында озак саклана торган продуктлар, шәхси гигиена чаралары, шәхси әйберләр җыелды.