«Түбән Кама» милли паркында аз хәрәкәтләнүче халык төркемнәре өчен җайлаштырылган яңа мәйданчык ачылды. Ул бик матур урында – «Кече бор» туристлык-рекреацион комплексы территориясендә урнашкан.
Мәйданчыкка беренчеләрдән булып Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр килде. Алар ачылу тантанасында катнаштылар.
Кунаклар алдында Алабуга районы башлыгы урынбасары Александр Косов, «Эссен Продакшн АГ» ЯАҖ коммуникацияләр буенча директоры Аделя Абдуллина, милли парк җитәкчелеге һәм проектның партнерлары, шул исәптән интернат-йорт директоры Наталья Кәримова чыгыш ясады.