Халыкара өлкәннәр көне белән социаль хезмәтләр алучы, Бөек Ватан сугышы ветераны Тәлгать Ногмановны котладылар. Арча муниципаль район башлыгы Алмаз Хисаметдинов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Динә Ибраһимова һәм Ветераннарның иҗтимагый оешмасы советы рәисе Рәмзия Хәмидуллина ветеранга сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.

Югары Ослан районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре волонтерлар белән берлектә «Чын күңелдән котлыйбыз» дигән акция оештырды. Алар социаль хезмәт алучылар янына барып, аларга бүләкләр тапшырдылар.