«Опека» үзәге өлкәннәр декадасына кушылды

2025 елның 1 октябре, чәршәмбе

Әлмәт районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре тармак ветераннарын, шулай ук социаль хезмәт алучыларны, шул исәптән уллары махсус хәрби операция зонасында булган ата-аналарны бәйрәм белән котладылар. Өлкәннәргә бүләкләр тапшырдылар һәм тирән рәхмәтләрен белдерделәр.

«Метеор» яшьләр (яшүсмерләр) клубы базасында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Беренчеләр хәрәкәте» белән берлектә өлкәннәр өчен котлау открыткалары әзерләү дәресе үткәрделәр.

Чараның дәвамы «Шәмсенур» паркында открыткалар тарату булды. Балалар өлкән яшьтәге гражданнарны котладылар, үз куллары белән ясаган котлау открыткаларын тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International