Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында «Беренчеләр хәрәкәте» яшьләр оешмасында актив катнашучылар Халыкара өлкәннәр көнен бәйрәм итүдән читтә калмады. «Игелек кыл» проекты кысаларында алар өлкән буынга игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтеп, «Яхшылык» акциясе үткәрделәр.
Тәрбияләнүчеләр приютның элеккеге хезмәткәрләренә кунакка барды. Бу очрашу гына түгел, ә җылылык һәм изге теләкләр белән алмашу иде. Балалар үзләренең кадерле кунаклары өчен зур булмаган бүләкләр әзерләделәр.