«Изгелек» үзәгендә «Әби сандыгы» күргәзмәсе узды

2025 елның 13 октябре, дүшәмбе

Яр Чаллы шәһәрендәге «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында «Әби сандыгы» күргәзмәсе оештырылды. Кулдан эшләнгән күргәзмә экспонатлары социаль хезмәтләр алучылар тарафыннан күрсәтелде.

Бирнә сандыгы, солдат чемоданы, ашъяулыклар, чигүле сөлгеләр – болар барысы да күпмилләтле илебезнең мәдәни үзенчәлекләрен чагылдыра.

Чарада шулай ук тукучылык буенча мастер-класс үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International