Казанда булачак әниләр өчен психологик тренинг уздырдылар

2025 елның 10 октябре, җомга

Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Ана изгелеге – 2025» халыкара конкурсына тәкъдим ителгән «Балаларда гаилә бәхете» традицион гаилә кыйммәтләрен саклау һәм үстерү программасы гамәлгә ашырыла.

Программа кысаларында Совет районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы 18 нче номерлы хатын-кызлар консультациясендә булачак әниләр өчен «Үзеңә шатланырга рөхсәт ит» психологик тренингы үткәрде. Тренингның максаты – йөклелеккә һәм ана булуга уңай мөнәсәбәт формалаштыру, бала табуга психологик әзерлек.

«Эчке таяныч» метафорик ассоциатив карталары образлары аша булачак әниләр йөклелеккә үз мөнәсәбәтләре белән уртаклаштылар, шулай ук хис-кичерешләрен анализлый алдылар. Психолог катнашучыларга эчке һәм тышкы ресурсларны ачыкларга ярдәм итте. Ахырда хатын-кызлар «Бала табуга психологик әзерлек» дигән белешмәләр алдылар.

Психолог сүзләренчә, мондый дәресләр булачак әниләрнең эмоциональ халәтен гармонияләштерүгә, эчке һәм тышкы ресурсларын активлаштыруга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International