Өлкәннәр декадасы кысаларында «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында булдылар.
Балалар интернат-йортта яшәүчеләргә «Беренчеләр хәрәкәте» бүлеге белән берлектә әзерләнгән концерт номерларын күрсәттеләр. Күңелле бәйгеләрдә һәм ярышларда катнашып, өлкән буын кешеләре күңелләре белән ял иттеләр. Балалар аеруча дулкынланып өлкәннәргә үз куллары белән ясаган открыткаларны тапшырдылар.