Йөкле хатын-кызлар көнен бәйрәм итү кысаларында Мамадышның яшьләр үзәгендә булачак әниләр өчен чара узды. «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре гипс сыннарын бизәү буенча иҗади мастер-класс үткәрделәр.
Гипстан фигуралар ясау күп вакытны алмый. Бу сәнгать күнекмәләрен таләп итми торган, катлаулы булмаган мавыктыргыч процесс. Мастер-класста һәр катнашучы яхшы кәеф һәм үз куллары белән ясалган сувенир алды.