Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Йөкле хатын-кызлар көненә багышланган чаралар үткәрделәр. Аларның төп максаты – булачак әниләргә ярдәм күрсәтү.
Атнаның беренче көннәрендә район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре белән берлектә үткәрелгән ике мөһим очрашу узды: «Ана булу куркуларын җиңү. Тәҗрибәле аналарның киңәшләре» түгәрәк өстәле, «Булачак әниләргә мөһим нәрсәләр турында» мәгълүмат сәгате.
Шулай ук яңа туган сабыйлар өчен беренче кирәкле әйберләрне прокатка алу пунктын булдыру буенча пилот проектын гамәлгә ашыруга да игътибар бирелде.
инициативалар хатын-кызлар өчен уңайлы шартлар булдыруга һәм гаилә институтын ныгытуга ярдәм итә.