Югары Ослан интернат-йорты МХОда катнашучыларга ярдәм итә

2025 елның 9 октябре, пәнҗешәмбе

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында МХО зонасындагы сугышчыларга гуманитар ярдәм әзерләү буенча чираттагы акция оештырылды. Бу юлы алар өчен чәй бүләкләре ясарга булдылар.

Җәй буе социаль хезмәтләр алучылар хезмәткәрләр җитәкчелегендә учреждениенең экоаллеясендә үсә торган шифалы үләннәрне җыйдылар, киптерделәр һәм вакладылар. Кулинария мәктәбендә как ясадылар, алма киптерделәр.

Фасовка өчен пластик контейнерларны алдан ук иганәчеләр бирде. Хезмәт буенча инструктор Наталья Котова җитәкчелегендәге интернат-йорт карамагындагылар аерым чәйләр, аерым киптерелгән алма һәм как тутырдылар. Гомумән алганда 21 контейнер килеп чыкты. Боларның барысын да район гуманитар ярдәм җыю үзәгенә тапшырачаклар.

Мондый хәйрия акцияләре даими үткәрелә. Хезмәткәрләр һәм интернат-йортта яшәүчеләр маскировка челтәрләре үрәләр, оекбашлар бәйлиләр, мендәрләр тегәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International