Балалар махсус операция сугышчыларына рәхмәт хатлары язды

2025 елның 9 октябре, пәнҗешәмбе

Ютазы районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге карамагындагылар «Солдатка хат» бөтенроссия акциясендә актив катнаштылар. Акциянең максаты – хәрбиләргә ярдәм итү.

Балалар хәзер махсус хәрби операциядә катнашучыларның барысына да җылы сүзләр белән мөрәҗәгать иттеләр. Үзләренең хатларында алар сугышчыларга чын күңелдән рәхмәтләрен, аларның батырлыгы һәм кыюлыгы өчен горурлыкларын белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International