«Умырзая» үзәгендә тәрбияләнүчеләр фотографта кунакта булып кайттылар

2025 елның 8 октябре, чәршәмбе

7 октябрьдә Минзәлә районының «Умырзая» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр Алинә Рязанованың фотостудиясендә кунакта булдылар.

Алинә Дмитриевна балаларга үзенең мәктәптәге яраткан мавыгуы турында сөйләде. Балалар студия җиһазлары белән таныштылар һәм эшләп карадылар, фотода төрле махсус эффектлар булдыру серләрен белделәр. Фотограф үз эшенең үзенчәлекләре белән уртаклашты.

Балалар үзләрен интерьер сьемкасында фотографлар һәм модельләр сыйфатында сынап карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International