Лениногорскида булачак әниләр өчен мастер-класс үткәрделәр

2025 елның 7 октябре, сишәмбе

7 октябрьдә Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Алсу Вахитова Йөкле хатын-кызлар көненә багышланган мастер-класс үткәрде.

Катнашучылар үзләренең фантазияләрен күрсәтә һәм үз куллары белән уникаль эшләнмәләр – балавыз шәмнәр ясый алдылар. Оештыручылар җылы гаилә атмосферасы булдыруга аерым игътибар бирделәр. Күп кенә хатын-кызлар мастер-класска үзләренең өлкән балалары белән килгәннәр иде, алар да шәм ясау процессында актив катнашты. Мондый уртак шөгыль гаилә бәйләнешләрен ныгытырга һәм сабыйны көтү процессын тагын да шатлыклырак һәм эмоциональ яктан байрак итәргә мөмкинлек бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International