Халыкара өлкәннәр көнендә Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасында интеллектуаль уен форматында чара узды. Уенда Арча, Яшел Үзән, Югары Ослан, Биектау муниципаль районнары һәм Казан шәһәре командалары катнашты.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм «Ак Барс Созидание» Хәйрия фонды оештырган чара үз эрудицияләрен күрсәтергә әзер катнашучыларны җыйды. Ярышларда командалар тарих, мәдәният, спорт һәм башка темаларга сорауларга җавап бирделәр.
Чара җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы белән тәмамланды, аларга истәлекле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды.
.jpg)
Шулай ук бу көнне Татарстан Республикасы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортларның социаль хезмәтләрен алучылар арасында «Безнең төбәк осталары» республика конкурс-фестиваленә йомгак ясалды.
.jpg)