Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан Тукай районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре тармак ветераннарын котладылар.
Үзәкнең элеккеге хезмәткәрләре учреждениедә эшләгән елларын җылы итеп искә алалар, яшь буынга рәхәтләнеп үгет-нәсихәтләр бирәләр. Алар барысы да игътибар билгесенә һәм хезмәттәшләренең килүенә шат иделәр.