Югары Ослан районында мастер-класс оештырылды

2025 елның 1 октябре, чәршәмбе

3 нче социаль участокта Югары Ослан районының «Өмет утравы» комплекслы үзәге белгечләре открыткалар ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Шулай итеп балалар өйдә социаль хезмәт алучы өлкәннәрне котлаячаклар.

Оештыручылар сүзләренчә, үз кулларың белән ясалган открытка – әбиләр һәм бабайлар өчен искиткеч бүләк. Балалар зур кызыксыну белән котлау открыткалары әзерләделәр.

Бу чара өлкән буынга ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләүдә ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International