Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Гөлнара Фәйзиева Өлкәннәр көненә открыткалар ясау буенча мастер-класс үткәрде. Чарада балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар – «Кәеф» клубы әгъзалары катнашты.
Мондый иҗади дәресләр өлкән буынга хөрмәт һәм кайгырту уята, балаларга әби-бабаларына рәхмәт сүзләре җиткерергә мөмкинлек бирә.